Исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итүне “күләгәдән чыгару” ысулы тәкъдим ителде.
Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы алкоголь белән ваклап сату лицензияләренең бәясен елына 65 мең сумнан 12 мең сумга кадәр киметергә тәкъдим итә. Әлеге чаралар, ведомство уйлавынча, югары пошлиналар аркасында я спиртлы эчемлекләр сатудан баш тарткан, я торган саен ешрак “күләгәгә качкан” кече бизнеска ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы закон проектында Салым кодексының 333 мәддәсенә төзәтмәләр кертелгән, анда спиртлы продукция әйләнеше өлешендә лицензияләрне рәсмиләштерү өчен дәүләт пошлинасы күләме билгеләнгән. Бу өлкәдә барлыгы 24 төрле пошлина билгеләнгән. Әлеге министрлык башлангычы аларның берсенә — алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензияләргә генә кагыла. Бүген бу оешмаларга елына 65 мең сумга төшә, түләү еллык булырга тиеш. Ведомство айлап түләүне кертергә, шулай ук, аны елга 12 мең сумга кадәр (аена 1 мең сум) киметергә тәкъдим итә.
Мәгълүм булуынча, каты спиртлы эчемлекләр — коньяк, шәраб, аракы һәм башкалар лицензияләнергә тиеш. Бу спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан көйләү турындагы федераль законда (171нче ФЗ) билгеләнгән. Сыра, сидр һәм бал балы сату өчен рөхсәт кирәкми — шәһәрләрдә күпсанлы сыра кибетләре һәм барлар ачылу шуның белән аңлатыла. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы лицензияләр бәясен арзанайтуның максаты — базарда тигез көндәшлек шартлары тудыру, кече һәм урта бизнесның “инвестицион потенциалын тормышка ашыру”, шулай ук сезонлы сәүдәне дәртләндерү, дип белдерә.
Аргументлар гади һәм ачык. Лицензия бирү һәм озайту өчен пошлинаның агымдагы күләме (елына 65 мең сум) 2015 елда билгеләнгән. Министрлык мәгълүматлары буенча, мондый сумма кече һәм урта бизнесның күп кенә предприятиеләре өчен күтәрерлек түгел. Йөздән артык сәүдә ноктасы булган эре челтәрләр һәм бердәнбер авыл кибете лицензия өчен бер үк сумманы түләргә тиеш булган хәлдә, күп кенә зур булмаган предприятиеләр ябылган яки документларны рәсмиләштермәгән, ягъни “күләгәгә” киткән. Әлбәттә, бу акциз җыемнары килгән бюджет өчен отышлы түгел, дип билгелиләр Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында.
Теләсә нинди пошлинаның бәясе — бу лицензияне чыгаруга һәм бирүгә дәүләт чыгымнары, дәүләт аларда акча эшләми, дип белдергән “Парламентская газета”га Дәүләт думасының бюджет һәм салымнар буенча комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов. “Хәзер тәкъдим ителгән 12 мең сум — бу лицензияне чыгару һәм бирүнең реаль бәясенә туры килә торган сумма”, — дип бәяләгән ул Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының планнарын.
Спиртлы эчемлекләрне сатуны турыдан-туры яки читләтеп гадиләштерә торган теләсә нинди чара турында фикер алышканда, бу дәүләтнең алкогольгә каршы сәясәте белән ничек ярашуы турында сорау туа. Өстәвенә, әлеге министрлык, әгәр норма кабул ителсә, алкоголь сатучы кибетләр саны илдә 10 процентка артачак, дип фаразлый.
Депутат Айрат Фәррахов фикеренчә, лицензияләрне арзанайту эчкечелеккә каршы көрәштә берничек тә чагылыш тапмаячак. “Кызганычка каршы, хәтта лицензия хәзергегә караганда күпкә кыйммәтрәк булса да, алкоголь сату кимемәячәк, ә бары күләгә әйләнешенә китәчәк. Алкоголь куллануны киметү өчен башка ысуллар кирәк “, — дип саный ул. Чыннан да эшли торган “башка чаралар” сыйфатында депутат торак массивларында “наливайкаларны” тыю турындагы күптән түгел кабул ителгән законны китерә.
Медицина фәннәре докторы, Дәүләт думасының сәламәтлек саклау буенча комитеты рәисе урынбасары Николай Говорин үз бәяләмәләрендә күпкә катгыйрак. Дәүләтнең төп бурычы, шул исәптән “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында да — хезмәткә сәләтле халыкның үлемен киметү, ди ул. Бу — бурычны хәл итү чараларының берсе, аны Президент Владимир Путин да хуплады, бу — алкоголь куллану дәрәҗәсен киметү, дип билгеләде Николай Говорин. Нәкъ менә шул йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, шулай ук юл-транспорт һәлакәте һәм көнкүрештә көч куллану нәтиҗәсендә үлүчеләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, дигән фикердә ул.
“Ә без һәркем спиртлы эчемлекләрне ваклап сату мөмкинлегенә ия булсын өчен лицензияне арзанайтырга телибез. Ил болай да алкоголь белән тулган! Теләгән һәркем аны җиңел сатып алала. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тәкъдим иткән бу адымнар тагын да зуррак эчкечелеккә һәм тискәре социаль нәтиҗәләргә китерәчәк”, — дип йомгаклый сүзен депутат.