+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 сентябрь 2020, 07:10

Гомеребез үзебезнең кулда!

Башкортстан җитәкчелеге юллардагы хәлгә җитди игътибар бирүгә карамастан, күрсәткечләр канәгатьләнерлек түгел. Водительләрнең күбесе юл кагыйдәләрен үтәргә ашыкмый. Соңгы тәүлектә генә ЮХХДИ хезмәткәрләре юл кагыйдәләре бозуның 2100 очрагын теркәгән һәм 55 исерек водительне тоткарлаган. Юлларда, аеруча ялларда, хәл кискенләшүен билгели инспекторлар. Мәсәлән, 6 сентябрьдә 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Кызганычка каршы шуларда 10 кеше җитди җәрәхәтләр алган, ике кеше һәлак булган.

Шулай ук, республикада янгыннарга бәйле хәл дә җитди тора. 4 сентябрьдә Дәүләкән районының Ташлы авылында шәхси йорт янган. Бирегә килгән янгын сүн­дерүчеләр аны тиз арада сүндерсә дә, фаҗига урынында 1951 елда туган ирнең мәете табылган, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгының матбугат хезмәте.
Җәй тәмамлануга карамастан, су коенырга теләүчеләр дә бар. Беренче сентябрьдә Уфада бер ир Агыйдел елгасында су коенырга булган. Нәтиҗәдә, агым аны елганың уртасына алып кергән. Иптәше коткаручыларны ярдәмгә чакырган. Батып баручы ир камышларга тотынып кала алган. Коткаручылар аны чыгарган.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты республика халкын сак булырга һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Үз гомеребезгә битараф булмыйк, дуслар!

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас