Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-наркологы Евгений Брюн шундый фикердә.
Евгений Алексеевич Брюн — медицина даирәләрендә генә түгел, башка өлкәләргә дә билгеле шә-хес. Ул наркологик бәйлелекне дәвалау өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрнең берсе һәм Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш табиб-наркологы вазыйфасын башкара. Профессор Брюн Русия медицина академиясенең наркология кафедрасын җитәкли, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы булып тора, чит ил коллегалары белән уңышлы хезмәттәш-лек итә һәм даими рәвештә үзенең һөнәри дәрәҗәсен күтәрә. Ул еш кына матбугат чараларында үзенең фикерләре белән уртаклаша. Түбәндә аның “АиФ” гәзитенә биргән әңгәмәсеннән өзек.
— Евгений Алексеевич, Русия — бик нык эчә торган ил, диләр...
— Русиядә алкоголь ирекле сатуда булган башка илләргә караганда күбрәк эчмиләр. Мондый дәүләтләрдә халыкның 2 проценты алкоголизмнан интегә, ә тагын 10-20 проценты спиртлы эчемлекләрне еш куллана. Икенче төркемдәге кешеләрнең бер өлеше, психикалары какшап, алкоголикка әйләнәчәк, калганнары төрле соматик авырулар алачак. Әмма Русиядә соңгы 8-9 елда кешеләр башка илләргә караганда да азрак эчә. Мәсәлән, Литва, Белоруссия, Көнчыгыш Европа илләрендә бер кешегә елына уртача 12-14 литр алкоголь туры килә. Бездә исә — 10 литр, әлбәттә, бу да аз түгел.
— ХХ гасыр ахырында суррогат алкоголь чәчәк аткан иде. Икътисади кризиска бәйле рәвештә, спиртлы эчемлекләр белән яңа агулану көтеләме?
— Туксанынчы еллардагы кебек коточкыч контрафактны көтәргә кирәкми, дип уйлыйм. Ә менә бездә генә түгел, бөтен дөньяда булган метанол белән агулану очракларына килгәндә, шуны әйтергә кирәк: мондый хәлләр икътисад белән бәйле түгел. Бу — этил спирты урынына агулы метил спирты өсти торган кешеләрнең явыз нияте.
— Алкоголизмны көнкүреш эчкечелегеннән ничек аерырга?
— Белгечләр бары тик алкоголизмны һәм исерткеч эчемлекләр куллануны гына аера. Канда биологик маркер бар — АСТ һәм АЛТ концентрациясе, ул кешенең спиртлы эчемлекләрне күп кулланамы-юкмы икәнлеген дөрес итеп күрсәтә ала.
— Әгәр кеше көн саен диярлек, ләкин әкренләп (кичке аш янында 2-3 рюмка аракы) эчә икән, бу инде алкогольне усалларча файдалану турында сөйлиме?
— Тәүлегенә 20 миллилитр чиста спирт бөтен дөньяда хәвефсез доза булып санала. Бу — якынча 30-40 миллилитр каты алкоголь. Әгәр бераз күбрәк эчсәң, мәсәлән, көн саен ике “дринка” (60 миллилитр аракы) куллансаң, ике айдан соң канда бавыр маркеры барлыкка киләчәк. Әмма күп нәрсә кешенең ферментатив системасына бәйле.
— Кемнең алкоголизмга күбрәк бирешүен, кемнең азрак икәнлеген ничек аңларга?
— Әлегә берничек тә түгел. Хәер, без инде хәзер үк бәйлелек хәвефенә генетик анализ уздырабыз. Алкоголизм турында гына түгел, наркомания, комарлы уеннар һәм башка мавыгулар турында да сүз бара. Әмма кешенең нинди бәйлелеге үсәчәген алдан әйтергә кыен, чөнки аны тормышка ашыру социумда бара һәм күп нәрсә әйләнә-тирәдән тора.
— Иртән “кичәгедән соң” хәл начар булса, нишләргә? Су күп эчәргәме?
— Су эчәргә киңәш итү куркыныч. Ә, бәлки, кешенең бөере яки йөрәге белән проблемалары бардыр? Сыеклыкны күп куллану белән хәл тагын да кискенләшергә мөмкин. Бернәрсә дә эшләмәвең хәерлерәк. Кичкә кадәр йокларга, ял итәргә. Җиңелрәк (шулпа, мәсәлән) яки әчерәк нәрсә — тозлы кәбестә, кыяр ашау әйбәт. Кефир эчеп, электролитлар балансын тергезү мөһим. Ләкин чаманы белү һәм аннан арттырмау яхшырак.
— Баш төзәтү гадәтенә ничек карыйсыз?
— Бик начар! Беркайчан да, ничек кенә авыр булмасын, моны эшләргә ярамый! Бер исерткеч эчемлекне икенчесе белән бутау — фаҗига! Организмда спирт озак була бит. Исерү тиз уза, ә этанолның токсик тәэсире өч атнага кадәр дәвам итә!
— Алкоголизны дәвалап буламы?
— Әйе, башка теләсә кайсы авыр чир кебек үк. Кайбер формалары азрак көч таләп итә, икенчеләре — зуррак, дәвалап булмый торган стадияләр дә бар. Ләкин бездә эшләүче аноним алкоголиклар төркеме егетләре әйтмешли, алар үз тәҗрибәләре белән иптәшләренә бәхетсезлектән арынырга ярдәм итә: авыруның күпме дәвам итүе мөһим түгел, чөнки терелү гомер буена сузылачак.
— Дәвалау күпме дәвам итә?
— Стационар дәвалануның төп этабы — 21 көн. Аннары тагын бер ай интенсив тернәкләндерү. Әмма дәвалауның шәхси курслары да бар: кыска (айга кадәр) һәм озак вакытлы (ярты елга кадәр).
— Туганнары алкоголикка ничек ярдәм итә ала?
— Аны, дәваланырга кирәк, дип бөтен көч белән ышандыру мотлак. Кызганычка каршы, бүген алкоголикларны ирексезләп дәваханәгә салу тыела. Бу бер очракта гына: запой фонында кискен психоз (делирий) булса гына мөмкин. Әмма кешенең күзенә җеннәр күренә башлаганчы, аңа кагылырга ярамый. Шуның аркасында без бик күп кешеләрне югалтабыз. Кануннарны үзгәртмичә, алкоголизмны дәвалауда ниндидер алга китеш булмаячак.