+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 сентябрь 2020, 11:40

Яңа ел каникуллары күпме булачак?

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бер карарга килгән.

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бер карарга килгән.

Яңа ел каникуллары 2021 елда 1еннән 10нчы гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.
Ведомство 2021 елда ял көннәрен күчерү турында Хөкүмәт карары проектын әзерләде. Ул башкарма хакимиятнең федераль органнары тарафыннан норматив хокукый актлар проектларын әзерләү һәм аларны иҗтимагый тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштыру өчен рәсми сайтта урнаштырылган.

Шулай итеп, 2021 елда ял көннәре — 1-10 гыйнвар, 21-23 февраль, 6-8 март, 1-3 май һәм 8-10 май, 12-14 июнь, 4-7 ноябрь көннәре дип саналырга мөмкин.


Фото: gazeta.ru
Читайте нас