Бүген, 10 сентябрьдә, Ишембайда район депутатлары Советы утырышында район прокурорының хакимият башлыгы Азамат Абдрахманов тарафыннан муниципаль хезмәткәр этикасын бозуга юл куймаска тиешлеге турындагы тәкъдиме тыңланды.
Депутатлар Азамат Абдрахмановның агымдагы елның августында Куштау тавында санкцияләнмәгән протест акцияләре барышында хата җибәрүен һәм җәза алырга тиешлеген таныды. Әмма, алар фикеренчә, моны челтәрләрдәге провокацияләргә бирешмичә, салкын акыл белән эшләргә кирәк. Нәтиҗәдә, депутатлар район башлыгына кисәтү ясарга дигән карар кабул итте.
"Мин Куштауны яклаучыларына каршы чыгыш ясамадым һәм ясамыйм. Анда, тауда, чыннан да, яхшы кешеләр, романтиклар бар иде, аларны Радий Фәрит улы шулай дип атады. Аларның күбесен - 100дән артык кешене - шәхси җаваплылыгыма алып чыгардым, полиция белән аларны кулга алмасыннар өчен килештем. Югыйсә, кулга алынучылар күбрәк булыр иде. Әмма бу чараны оештыручылар романтиклар, эчкерсез кешеләр түгел иде. Өстәвенә, таратылган видео - манипуляция һәм монтаж. Анда миңа бик тупас һәм провокацион мөрәҗәгать итү өлеше юк. Мине "дөрес түгел башкорт" дип атадылар һәм башка мыскыллаулар яудырдылар. Соңыннан инде хатын-кызлар һәм балалар барлыкка килде. Ә башта минем кулымнан Русия әләмен тартып алган сугышчан карашлы радикаллар белән эш иттем! Мин - Башкортстанның алгарышлы үсеше яклылар хәрәкәтендә катнашучы, шуңа күрә Русиядә эшчәнлеге тыелган оешмаларның башкорт халкын үзләренә җәлеп итәргә һәм котыртырга тырышуларына тыныч карый алмыйм. Мин Башкортстанның үсүен телим, ә шовинизм белән чиктәш милләтчелеккә әйләнүен теләмим", - дип шәрехләде Азамат Абдрахманов.
Фото: Ишембай районы хакимияте.