Кичә Краснокама районында үлем белән тәмамланган коточкыч авария теркәлгән.
Дүртөйле - Нефтекама автомобиль юлында 40 яшьлек җәяүле һәлак булган. Соңрак ачыкланганча, ир Октябрьский шәһәрендә яшәүче булган.
Республика дәүләт автоинспекторларына КамАЗның 54 яшьлек шоферы хәбәр иткәнчә, җәяүле юл уртасыннан барган, киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган. Нәтиҗәдә, ир йөк машинасы астында калып үлгән.
Тәүлек эчендә төбәктә барлыгы 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган, 15 кеше зыян күргән.
ЮХХДИ хезмәткәрләре юл кагыйдәләрен бозуның 2400 очрагын теркәгән һәм 33 исерек водительне тоткарлаган.
Фото: Башинформ агентлыгы