+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 сентябрь 2020, 08:10

Аеклык көне белән берне күтәрмибезме?

11 сентябрьдә Русиядә Аеклык көне билгеләп үтелә.

11 сентябрьдә Русиядә Аеклык көне билгеләп үтелә.

"Башстат" Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча аналитик материал әзерләгән. Ел саен төбәктә уртача 2,5 мең кешегә "алкоголизм" диагнозы куела. 2019 елда исерткеч эчемлекләр куллану белән бәйле сәбәпләрдән 519 ир һәм 225 хатын (барлыгы 744 кеше) үлгән, аларның уртача яше - 51 яшь. Сәбәпләр арасында алкоголь кардиомиопатиясе (390 очрак) һәм алкоголь белән агулану (190) аеруча киң таралган.

Алкоголь кулланудан үлүчеләр саны 100 мең кешегә 18,4 очрак тәшкил итә һәм инфекция (22,2), үз-үзенә кул салу (18,2), барлык төр транспорт бәхетсезлек очраклары (12,7) белән бер тирәдә саклана.

Шәһәр халкының алкогольдән үлем коэффициенты 100 мең кешегә - 12, авыл халкының 29 очрак тәшкил иткән.

2019 ел ахырына наркодиспансерларда "алкоголизм" яки "алкоголь психозы" диагнозы белән исәптә 27,5 мең ир-ат һәм 8,5 мең хатын-кыз торган.

Фото:
attuale.ru
Читайте нас