Рәфинә Хәмәдиева үзе гомер кичергән күпфатирлы йорт алдын гөл-бакча итеп тота.
Дүртөйле шәһәр китапханәсенә барган юлымда күз явын алырлык чәчәкләргә җәй буе сокланып үтәм. Аларны кем үстергәнен дә күптән беләсем килә иде. Шулай беркөн үтеп барганда, күпкатлы йорт янындагы эскәмиядә ике апа сөйләшеп утыра. “Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына”, — диләр бит. Апаларның берсе шушы чәчәкләрне үстерүче уңган үзе булып чыкмасынмы!
Рәфинә Габбас кызы Хәмәдиева 1936 елда туган. Уфада эшләп йөргән чагында Фәнәви абыйны очратып, бер-берсенә гашыйк булып, гаилә коралар. Фәнәви абый 1нче төзелеш идарәсендә ташчы булып эшли. 1972 елда яшь гаиләгә Дүртөйледән фатир бирәләр. Кызлары Лилия туа. Дөньялары түгәрәкләнде дигәндә генә, типсә тимер өзәрлек чагында Фәнәви абый 40 яшендә вафат була. Ничек кенә кыен булса да, Рәфинә апа авырлыкка бирешми, яраткан эше, йөрәк парәсе – Лилиясе юаныч була. Хәтсез еллар райсовет ашханәсендә, эшчеләрне тәэмин итү системасында пешекче булып эшли. Ул әзерләгән аш-сулар телеңне йотарлык була.
Сигезенче сыйныфтан ук таныш булган Әнвәр Кәшфетдинов (аның да тормыш иптәше вафат) кулын сорап килгәч, һәр гамәленә җаваплы, тәнкыйди күзлектән карарга өйрәнгән ханым озак кына уйлана. Җырларда да: “Парлап канат кагу җиңелрәк”, диелә бит, тора-бара ул ризалыгын бирә, ике ялгыз йөрәк менә дигән гаилә кора.
Бер-бер артлы еллар үтә. Матур гына дөнья көткәндә, язмыш тагын да сыный Рәфинә апаны: унбиш ел гомер иткәч, Әнвәр абый каты чирдән вафат була.
Шунысы күңеленә яктылык өсти аның: ике балага гомер биргән Лилиясе гаиләсе белән Себер якларында эшләп кайтып, Дүртөйле районының Яңа Кәңгеш авылында төпләнә. Бианасын тәрбиялиләр. Бүгенге көндә Рәфинә апа ике оныгына, биш оныкчыгына кадерле картинәй. Күпме югалтулар кичерсә дә, Рәфинә апабыз һәр көннең матурлыгына шатланып, сөенеп, тормышның кадерен белеп яши.
Күпләр үз ихатасында да утырта алмаган чакта, Рәфинә апабыз күпфатирлы йорт алдында төрлесеннән матур чәчәкләр үстерә. Менә безгә кемнән үрнәк алырга кирәк!
Һәрберебез үзе яшәгән йорт алдында шушындый чәчәкләр тәрбияләсә, яшәгән урыннарыбыз тагын да ямьләнер һәм матурланыр иде...
Светлана Васикова.
Дүртөйле шәһәре.