Иглин районындагы волонтерлар 13 яшьлек Любовь Крашенинникова һәм 12 яшьлек Данил Глимяновны эзләүне игълан итте.
Бу мәгълүмат социаль челтәрләрдәге «Лиза Алерт» ирекле ярдәмчеләр битендә бирелгән. Аларны соңгы тапкыр 9 сентябрьдә күрүләре хәбәр ителә. Шул вакыттан бирле егет белән кыздан бернинди хәбәр дә юк.
Любовьның билгеләре: буе - 157 сантиметр, чәче - кара һәм күзләре яшел төстә. Ул ак күлмәк, кара чалбар һәм кара-зәңгәр кроссовкалар кигән булган.
Данилның билгеләре: буе - 160 сантиметр, уртача гәүдәле, кыска чәчле, күзләре яшел төстә. Югалган вакытта нинди кием кигәне билгеле түгел.
Любовьның һәм Данилның кайдалыгы турында нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына (112) яки волонтерларга (8-800-700-54-52) шалтыратыгыз.
Фото: Горобзор.ру