+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 сентябрь 2020, 12:50

Дәреслек хаталы булгач...

Чыгарылыш сыйныф укучысы китаптагы хата өчен БДИда 99 балл алган. Ләкин үткер кыз моны болай гына калдырмаган.

Чыгарылыш сыйныф укучысы китаптагы хата өчен БДИда 99 балл алган. Ләкин үткер кыз моны болай гына калдырмаган.

Воронеж укучысы Дарья Ковалева җәмгыять белеме буенча БДИда 99 балл алган. Кызның бер баллын социаль мобильлек дигән терминга билгеләмәне дөрес бирмәве өчен төшергәннәр. Тик отличник кыз раславынча, ул моны дәреслек буенча ятлаган. Шуңа күрә, үзе белән дәреслекне алып, апелляциягә килгән.
Комиссия әгъзалары исә китапта язылганны күреп шаккаткан. Анда социаль мобильлек социаль статусны үзгәртү дип кенә билгеләнгән. Бу һәрвакытта да алай түгел, ди экспертлар.
Дәреслек федераль исемлеккә кертелгән, аның авторлары Мәскәү дәүләт университетында укыта. Комиссия Мәскәү коллегаларына дәреслектәге хата турында хәбәр иткән. Нәтиҗәдә, кызга бер балл өстәгәннәр.
- Унберенче сыйныфның һәр укучысы мине аңлар дип уйлыйм. Йөз балл - шундый зур максат һәм хыял ул. Апелляциядән соң мин, әлбәттә, бик шат идем, - дигән Дарья Ковалева.
Белемле генә түгел, үткер дә булырга кирәк шул бу заманда...

Фото:chita.ru
Читайте нас