Акча дип адәм баласы нинди генә адымнарга бармый! Словениядә яшәүче бер кыз миллион евро страховка алам дип, үз кулын үзе кистергән.
Бу адымга барганчы, кыз берничә страховкалау компаниясе белән килешү төзегән. Әгәр дә аның нияте барып чыкса, ягъни ул бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә гарипләнсә, миллион евроның яртысын аңа шунда ук бирерләр, ә калган өлешен ай саен исәбенә күчереп барырлар иде.
Кара уен тормышка ашырырга кызга дуслашып йөргән егете ярдәм итә. Ул циркуляр пычкы белән кызның кулын кисә, аннан пар дәваханәгә юл тота. Кулның киселгән өлешен алар өйдә калдыралар, табиблар аны кабат урынына тегеп, кызга инвалидлык бирелмәс дип куркалар. Тик уйлаганнары барып чыкмый, полиция кулның киселгән өлешен тиз арада табып, дәваханәгә алып килә. Кул урынына тегелә.
Парга карата җинаять эше кузгатыла. Егетнең инцидентка кадәр интернет аша "ясалма кул ничек эшли" ише мәкаләләр укып утыруы да аларның бу кара эшкә әзерләнүен дәлилли.
Кызны мошенниклык белән шөгыльләнгәне өчен - ике елга, ә егетне өч елга төрмәгә утыртканнар.
Фото: inosmi.ru