Түз, Гөлназ... Яшь җырчы Гөлназ Асаева үзенең инстаграм аккаунты сторисында аның тышкы кыяфәтен тәнкыйтьләүченең сүзләре скриншотын бастырды. - Син видеоны яңадан карадыңмы? Син нигә шундый куркыныч? Күз төбеңдәге "капчык"ларны күргәнең бармы? Гаилә тормышы сиңа шулай йогынты ясыймы? Халык фикеренчә, синең әниең синнән матуррак күренә. Тик тавышың аныкыннан яхшырак, ә калганы [...] - дип белдерә җырчыга нәфрәтле хатын. Бу сүзләргә җавап итеп, Асаева хейтер битенә сылтама калдырган һәм бу хәбәрне үзенең "хурлык тактасы" постына куйган. Күрәсең, шул рәвешле ул усаллар белән көрәшергә булган. Фото:ufa.kp.ru