Сабыйның елавыннан күршеләренең йөрәге өзгәләнә.
Новосибирск шәһәрендә коткаручылар торак йорт балконыннан бер яшьлек баланы коткарган. Бу хакта “Новосибирск” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Кичә, 14 сентябрьдә, шәһәрнең Титов урамындагы фатирның балконында сәгатьләр буена бала елавын ишетеп, шунда яшәүче бер хатын коткаручылар чакырта. Ул, баланың кайсы фатирда булуын ачыклап, ишек шакып та карый, тик беркем дә ачмый.
Коткаручылар икенче каттагы балконга кереп, анда бер яшьлек кызны таба. Балкон ишеге эчке яктан ябылган була. Аны ачып, фатирга керсәләр, шаккаткыч күренеш каршы ала: баланың анасы лаякыл исерек һәм гырлап йоклап ята...
Нәтиҗәдә, кызны полиция хезмәткәрләре алып китә. Әлеге очрак буенча тикшерү бара.
Фото:nsk.tsargrad.tv