Ата-ана балага һәрвакыт уңай үрнәк күрсәтергә тиеш.
Балалар җәрәхәтләнү һәм аны кисәтү — бик мөһим һәм җитди проблема. Балалар имгәнү очраклары күп, ә аларга китерүче сәбәпләр гап-гади. Барыннан да элек, бу — тышкы мохитнең төзек булмавы, өлкәннәрнең ваемсызлыгы, баланың көнкүрештә, урамда, уеннар, спорт белән шөгыльләнү вакытында үз-үзен дөрес тотмавы.
Балалар җәрәхәтләнүен кисәтү буенча эш өч төп юнәлештә алып барылырга тиеш: беренчесе — балалар булган урыннарда травма булдырмаслык мохит тудыру. Икенчесе — төрле тормыш ситуацияләрендә балаларны хәвефсезлеккә өйрәтү. Өченчесе — балаларны чыныктыру һәм физик яктан үстерү, сөяк-мускул системасын ныгыту һәм хәрәкәтләрне координацияләүгә өйрәтү.
Мәктәптә травматизмны профилактикалау эшен укучыларның яшенә карап алып барырга кирәк.
Җәрәхәтләнүләрне кисәтү буенча чаралар тәрбия эше планына кертелергә тиеш. Эшне башлангыч, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен аерым планлаштырырга кирәк. “Сак бул”, “Пөхтә эшлә” дигән бертуктаусыз искәрмәләрдән бернинди файда да булмаячак. Балага нәрсә эшләргә кирәклеген һәм нәрсә эшләргә ярамавын төгәл аңлатырга кирәк. Өлкәннәр тарафыннан автомат рәвештә башкарыла торган гамәлне балага җентекләп аңлату зарур.
Бала беренче тапкыр мәктәпкә барганда, аңа иң кыска һәм хәвефсез юлны күрсәтергә, урам аша чыгу кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк. Әмма еш кына моның киресен, ягъни, өлкәннәрнең балаларга юлда үз-үзләрен дөрес тотмау үрнәген күрергә туры килә. Бу очракта ата-аналарның сак булырга кирәклеге турындагы үгет-нәсыйхәтләре нәтиҗә бирмәячәк.
Кайчак укучыга башка балалар белән булган бәхетсезлек очраклары турында сөйләү файдалы. Бала бу ситуациядә нинди юллар белән хәвефне булдырмау мөмкинлеген аңларга тиеш.
Бәрелүләр-егылулар тәртипсезлектән генә түгел, ә уңайсызлык нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Гадәттә, физик яктан нык балалар сирәгрәк егыла, җитезрәк була, өйдә эшне ышанычлырак башкара. Бу сыйфатлар балада физик күнегүләр, спорт белән системалы шөгыльләнү аша тәрбияләнә.
“Мәктәп травматизмы”на мәктәп бусагасын атлап кергән бала белән булган очраклар керә. Балалар травмаларының 5 проценты нәкъ шуңа туры килә. Моңа физкультура дәресләрендә булган җәрәхәтләр керми, алар спорт травмасына карый. Хезмәт, физика һәм химия дәресләрендә травмалар аеруча күп була. Монда бармакларга чүкеч белән сугу, кул пычкысына киселү һәм башкалар керә. Тагын да җитдирәк травмалар — химия дәресләрендә лаборатор эш вакытында колбалар шартлау, электр травмалары. Кайвакыт аппаратура, электр үткәр-гечләр, коралларның төзексезлеге бәхетсезлек очрагына сәбәпче була.
Фаҗигаләр еш кына тәнәфесләрдә була. Моны “травматик эпидемия” дип тә атыйлар. Бу аңлашыла да. Балалар уку сәгате дәвамында бер урында утырырга мәҗбүр. Ә инде тәнәфескә чыккач, баланың йөгерәсе, сикерәсе килә, нәтиҗәдә, имгәнүләр дә тәнәфес вакытында күбрәк теркәлә. Мондый күңелсез хәлләргә тарымас өчен ата-аналар һәм укытучылар балаларга даими рәвештә аңлату эшләре алып бару белән беррәттән, тирә-як мохитне дә хәвефсез итәргә тиеш.
Көнкүреш травмалары — балалар арасында иң еш очрый торганнары. Моңа плитә, савыт-саба, ризык, кайнаган су, пар, үтүк, башка электр приборларыннан һәм ачык уттан пешү керә. Шулай ук ачык тәрәзәдән, баскычтан, нинди дә булса биеклектән егылып төшү, көнкүреш химиясе белән агулану, төзек булмаган электр приборларыннан куллану, пычакка киселү һәм башка очраклар керә.
Балаларның үзләрен генә елга буена, урманга җибәрүдән дә тыелырга кирәк. Үсеп утырган үлән, җиләк-җимеш арасында агулылары да булырга мөмкинлеген аңлатырга, танып-белсен өчен күрсәтергә кирәк.
Ә иң мөһиме — өлкәннәр балаларга имин яшәү рәвеше һәм килеп туган хәлдә үзеңне дөрес тоту үрнәге күрсәтергә тиеш. Ата-ана үз баласы өчен һәрвакытта да үрнәк булуын онытмасын иде.
Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.