+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 сентябрь 2020, 09:40

Дүрт бала дару ашап агуланган...

Берсенең хәле бик авыр дип бәяләнә.

Берсенең хәле бик авыр дип бәяләнә.

Краснодар краенда дүрт бала дару ашап агуланган. Бу хакта “Кубанские новости” басмасы хәбәр итә.

Вакыйга Усть-Лабинск шәһәрендә булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, әнисе дүрт баласын өйдә үзләрен генә калдырган. Сабыйлар шкафтагы киштәдән дару алып эчкән. Ике, өч, дүрт һәм ун яшьлек дүрт кыз бала ашыгыч рәвештә дәваханәгә китерелгән.

Бер баланың хәле бик авыр дип бәяләнә. Өч кыз уртача авыр хәлдә.

Дарулар балалар кулы җитмәслек урында булсын. Берүк сак булыгыз, әти-әниләр!

Фото:newsomsk.ru
Читайте нас