Коточкыч шартларында интегеп яшәп, кулсыз калган кызның язмышы җайга салынды.
Узган елның җәендә Ингушетиянең Назрань балалар дәваханәсенә китерелгән кыз белән булган хәлләр турында берничә тапкыр язып чыккан идек инде. Сабый әтисе яклап апасы тәрбиясендә коточкыч җәберләү, кыйнау, җәзалау шартларында интегеп яшәгән. Аны әнисеннән законсыз тартып алганнар. Кызганычка каршы, табибларга баланың уң кулын терсәгенә кадәр ампутацияләргә туры килгән.
Хәзер инде барысы да куркыныч төш кебек артта калды. Әнисе белән яшәүче Әйшә быел беренче сыйныфка укырга төшкән. Бу хакта Русиядә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова социаль челтәрләрдә язган.
“Бу чибәркәйне таныйсызмы? Бу - безнең Әйшә! Аны танырлык түгел! Ул инде беренче сыйныфка барды. Махсуслаштырылган республика үзәгендә укый. Аның гадәти балалар тормышы белән яши башлавына мин бик шат", - дип язган омбудсмен Facebook битендә.
Бала белән әле дә психологлар шөгыльләнә, ә табиблар кулны протезлау мәсьәләсен хәл итә.
Фото:iz.ru