Берәү, йөргән кызының элекке егетенә шалтыратып, аны очрашуга чакырган һәм...
23 яшьлек уфалыга пычак белән янап, акчасын талаганнар. Егет гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән.
Оперативниклар җинаятьчене "кайнар эзләр" буенча тоткарлаган. 24 яшьлек егет гаебен таныган. Беренчел версия буенча, килеп чыккан хәлнең сәбәбе көнчеллек булган.
Шикләнелүче дуслашып йөргән кызының телефонында аның элекке егетенең телефон номерын тапкан. Аның белән сөйләшергә булып, ул әлеге номерга шалтырата һәм очрашуга чакыра. Сөйләшү вакытында пычак белән янап, аның ике мең сумга якын акчасын талап ала. Шуннан соң зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә дә инде.
Фото:bash.news