+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 сентябрь 2020, 18:20

Республикада шәһәр төзелешенең төгәл кагыйдәләре эшләнәчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада шәһәр төзелешенең төгәл һәм аңлаешлы кагыйдәләрен эшләүне таләп итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада шәһәр төзелешенең төгәл һәм аңлаешлы кагыйдәләрен эшләүне таләп итте.

“Аларда нәрсә булуы төгәл билгеләнергә тиеш. Йорттан 10 метр ераклыкта ишегалдында 34 катлы “небоскреб” үсә башлау очраклары беркайчан да булмасын иде”, — диде Радий Хәбиров “Бизнес ФМ Уфа” радиосына биргән интервьюсында.

16 сентябрьдә Башкортстан Башлыгының Ш. Руставели урамындагы 5нче йорт янында төзелешкә шәхсән килүе һәм күпкатлы йорт төзелешен туктатуы турында хәбәр иткән идек.

"Уфада йорт ишегалларын төзелеш белән тутыру ярамый, ул халыкның хокукларын бозып кына калмый, шәһәрнең эстетикасын да ямьсезли", — дип белдерде шәһәр халкы һәм төзүчеләр белән очрашу вакытында төбәк җитәкчесе.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас