Машиналарның берсендә 5 яшьлек бала зыян күргән.
Бүген, 17 сентябрьдә, башкаланың Макаров һәм Трамвай урамнары киселешендә җитди юл-транспорт һәлакәте булган: анда “Лада Ларгус” һәм “Хендай Солярис” автомобильләре бәрелешкән.
Уфаның ЮХХДИ бүлеге башлангыч мәгълүматлары буенча, беренче машина шоферы чит ил машинасына юл бирмәгән, ә анда бала да булган. “Ларгус” бәрелүдән ауган.
Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча ЮХХДИ бүлегенең пропаганда буенча өлкән инспекторы Альбина Кадикова сүзләренә сылтама белән “Башинформ” хәбәр итүенчә, биш яшьлек малай баш җәрәхәте алган. Бала автокреслода булган.