+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 сентябрь 2020, 08:22

Үрдәк урынына абыйсын аткан

Тикшерү комитетының республика идарәсенә Архангель районындагы Ләмәз елгасы ярында 28 яшьлек ир-егетнең үле гәүдәсе ятуы хакында хәбәр килгән. Ул ау мылтыгыннан атып үтерелгән. Әлеге фаҗига хакында җинаятьнең шаһитлары хәбәр иткән.

Полиция хезмәткәрләре җинаять эзеннән тикшерү үткәргән һәм үтерүченең 21 яшьлек егет булуын ачыклаган. Ул үз абыйсының гомерен кыйган.

Абый кеше, энекәше һәм ике дусты белән ауга килеп, елга ярында кунып калган. Алар, иртән иртүк торып, кыргый үрдәкләр атмакчы булган. Тик менә төнлә исерткеч эчемлекләр кулланып мәҗлес корып утырганда ике туган арасында низаг чыккан. Энекәш булган кеше, озак уйлап тормыйча ау мылтыгын алып, абыйсының күкрәгенә аткан.

Дуслары якындагы авылга ярдәм артыннан киткән, тик алар урап килгәнче ир-егет үлгән. Үтерүче качмаган, полиция килгәндә куак астында йоклап яткан.

Полиция шуны да ачыклаган: үтерүче һәм аның корбанының ау мылтыгы йөртергә рөхсәте булмаган, ул аларга картәтиләреннән калган булган.

Фото: bk55.ru
Читайте нас