Башкортстанда 293 әти бала тәрбияләү буенча отпускта исәпләнә.
Республиканың Социаль страховкалау фондында хәбәр итүләренчә, “декрет”та 293 әти 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча отпуск рәсмиләштергән һәм пособиеләр ала. Башкортстанда барлыгы 27 мең эшләүче граждан "декрет” акчасы ала. 2,5 ай эчендә аларга Социаль страховкалау фондының төбәк бүлеге 567 миллион сум пособие күчергән.
Фондта искәртүләренчә, гамәлдәге закон нигезендә, бала карау буенча 1,5 яшь тулганчы ялга ата-ананың берсе, яки гаиләнең бала карау белән шөгыльләнүче башка әгъзасы хокуклы. Берьюлы берничә бала тәрбияләнгән гаиләләрдә (әйтик, игезәкләр, өч игезәк, бер-бер артлы туган балалар) ана кеше бер бала өчен ял алырга хокуклы, ә әтисе – икенчесе өчен.
Пособиенең күләме барлык кешеләр өчен дә бер үк төрле – отпуск рәсмиләштерүче гражданның алдагы ике календарь ел эчендәге уртача хезмәт хакының 40 проценты исәпләнә.
Шулай ук ведомствода хәбәр ителгәнчә, пособиенең максималь һәм минималь суммасы бар, алар ел саен үзгәреп тора. Быел иң зур сан - 27 984,66 сум, ә район коэффициентын исәпкә алып, республикада минималь сумма 7 764,80 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта гаиләдә баланың ничәнче булуы мөһим түгел.
Фото:kalaputski.ru