Инцидент-менеджмент” системасы ярдәмендә авыл янындагы зур чүплек, ниһаять, бетерелгән.
Әле күптән түгел генә бу яшел алан җиде ел дәвамында җыелган калдыклар белән тулган булган, гектар ярым җир законсыз чүплеккә әйләнгән. Чүп-чарны Стәрлебаш районы үзәгеннән дә, әлбәттә, күрше авыллардан да ташыганнар, моннан Булаж авылы халкы иза чиккән.
“Монда коточкыч хәл иде. Шулкадәр сасы ис килде. Күрүегезчә, янәшә генә авыл. Басу. Аның өстендә полиэтилен капчыклар очып йөрде. Агачлар барысы да ак төстә, гүя полиэтилен капчыклар — аларның чәчәкләре”, — дип хәтерли Булаж авылы старостасы Михаил Сенько.
Монда иске җиһазларны да, көнкүреш техникасын да, хәтта терлек суйганнан соң калдыгын да ыргытканнар. Ә бу инде күпкә куркынычрак проблема белән янаган: йорт хайваннары инфекция эләктерә алган.
Проблема озак еллар хәл ителмәү сәбәпле, Булаж авылында яшәүче кеше бу хакта социаль челтәрләрдә язарга булган. Хәбәрне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән.
“Район хакимияте бу чүплекне узган көздә юкка чыгарырга вәгъдә иткән. Әмма финанслау җитмәү аркасында моны эшләргә насыйп булмаган. Бу мәсьәлә “Инцидент-менеджмент” системасына эләкте, шуңа күрә без аны контрольгә алдык. Шулай итеп, проблеманы хәл итү мөмкин булды, чүплекне бетерделәр һәм мөрәҗәгать итүче башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде”, — дип җавап бирә республика Башлыгы Хакимияте каршындагы Социаль челтәрләрдә халык мөрәҗәгатьләре белән эшче төркем хезмәткәре Никита Теренин.
“Авыл Советы көче белән чүплек чистартылды: өемнәргә өелде, без аларны алты “КамАЗ”га төяп алып чыктык. Шуннан соң трактор бу җирне тигезләде. Халык канәгать калды, алар чүп-чар түгелмәсен өчен бу урынны контрольдә тотачак. Кизү торалар”, — ди “Жилкомсервис” предприятиесе директоры Илдус Хәйбуллин.
Чүпнең төп өлешен алып чыкканнан соң, халык өмә оештырган. Хәзер инде бу урында яшеллек борын төрткән.