Коточкыч җинаять эшен тикшерү төгәлләнде. Уфа янындагы урманда хәбәрсез югалган дип саналган 56 яшьлек ир мәетен тапканнар. Гәүдә Глумилино авылыннан ерак түгел җирдә булган. Канга баткан мәет җәймә эченә ябылган булган. Криминалистлар тәнендә дүрт тирән яра тапкан. Җинаятьчеләр гәүдәне куакларга яшергәннәр һәм чүп капчыклары белән каплаганнар. Беренчел версия буенча, ирне "шешәдәш"ләре үтергән. Һәлак булучы дустына һәм аның энесенә кунакка килгән. Ирләр табын оештыра. Бервакыт йорт хуҗасы иргә пычак белән ташланган, ә аның абыйсы кайчы белән кадаган. Арытаба алар кан эзләрен юып, гәүдәне яшерәләр. Хокук сакчылары җинаять эше кузгаткан иде. Җинаятьчеләр гаебен таныдылар. Фото:bash.news