+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 сентябрь 2020, 14:05

Әбисен яндыра язган...

Белоретта гаилә низагы коточкыч хәл белән тәмамланган.

Белоретта гаилә низагы коточкыч хәл белән тәмамланган.

Белоретта яшәүче бер ир хатынының әнисен яндырырга маташкан. "Вести" хәбәр итүенчә, бу хәл 20 сентябрьдә дачада булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир әбисендә кунакта хәмер эчкән. Күпмедер вакыттан соң, туганнар арасында ызгыш чыга. Кызмача ир, канистр белән бензин алып, пенсионер хатынга сибә һәм ут төртә. Төрле дәрәҗәдә тән пешүе алган хатынны дәваханәгә озатканнар.

"Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты органнары тарафыннан “кеше үтерергә омтылу" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче тоткарланган, тикшерү эшләре алып барыла, аны кулга алу мәсьәләсе хәл ителә”, — дип ачыклык керткәннәр “Башинформ” агентлыгына Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

Фото:izvestiaur.ru


Читайте нас