+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 сентябрь 2020, 11:45

Бала кулында уенчык шартлаган...

Әтисе алып кайткан бүләк аркасында 11 яшьлек малай дәваханәгә эләккән.

Әтисе алып кайткан бүләк аркасында 11 яшьлек малай дәваханәгә эләккән.

Мәскәүдә бала кулында уенчык граната шартлаган. Бу хакта РЕН ТВ телеканалы хәбәр итә.

Бу хәл 20 сентябрь кичендә булган. Уенчык граната чынлыкта пиротехник эшләнмә булып чыккан. 11 яшьлек малай аның кулчасын тартып җибәрүе була, уенчык шартлый һәм аның кулын җәрәхәтли.

“Бала дәваханәгә урнаштырылды. Зыян күрүченең әтисе кибеттә уенчык граната сатып алуын, сатып алганда, уенчыкта нинди дә булса кисәтү язулары булмавын, шуңа да һич уйламыйча балага бирүен хәбәр итте", - дип билгели полицейскийлар.

Малайның йөзенә, кулларына һәм тәненә зыян килгән. Әтисе уенчыкны Киев шоссесындагы заправкаларның берсендә сатып алган була. Хокук сакчылары тикшерү башлаган.

Фото:gorobzor.ru
Читайте нас