+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 сентябрь 2020, 06:20

Сквер сукмакларына сыер башлары чәчелгән...

Ишембай шәһәренең Гагарин скверындагы коточкыч күренешкә кем сәбәпче?

Ишембай шәһәренең Гагарин скверындагы коточкыч күренешкә кем сәбәпче?

Гагарин скверында балалары белән саф һавада йөрергә чыккан әниләр коточкыч картинага тап булган: җәяү йөрү зонасы буенча сыер башлары ташланган. Әлбәттә, җәсәдләр каргалар һәм сукбай этләрне җәлеп иткән, алар "табыш" янында кайнаша башлаган.

- Бу, гомумән, кемнең башына килде? Монда укшыта торган шакшы ис таралу гына аз, хәзер сукбай хайваннар йөгерешә, балалар белән йөрергә куркыныч, - ди Ишембай авылында яшәүче Алинә Р.

Шәһәр халкы скверда сыер башлары каян барлыкка килүе турында актив фикер алыша. Күрәсең, терлек суйганнан соң аларның башларын бирегә ташлап китәргә булганнар. Шаһитлар тагын берничә башның шуннан ерак түгел чүп баклары янында асфальтта аунап ятуын билгеләп үтә. Ишембай халкы суелган терлекнең җәсәдләрен махсус билгеләнгән урыннарга алып китерләр дип фаразлый.

Закон буенча, кошлар һәм эре мөгезле терлекләр өчен аларны үтилләштерү һәм юк итү буенча кайбер кагыйдәләр каралган. Санитар нормалар үләт базларына күмү һәм түшкәләрне яндыруны күздә тота. Вируслардан үлгән хайваннар белгечләр күзәтүе астында үтилләштерелә.

Фото:https://bash.news/
Читайте нас