"Урындагы "бандитлар" проблемаларын хәл итте..." Уфаның Агыйдел елгасы ярында атыш булган. Билгесез кешеләр пистолетлар һәм автоматлар кулланган, дип раслый шаһитлар. "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы мәгълүматы буенча, машиналар колоннасы Дуслык монументы ягына таба барган. Тәүдә бер машинаның тәрәзәсеннән берәү башын чыгарып һавага аткан, аннары башка автомобильләрдән автоматлар чыккан. "Урындагы "бандитлар" проблемаларын хәл итте", - дип яза социаль челтәрләрдә шаһитларның берсе. Хокук сакчылары бу кешеләрнең шәхесен ачыклауга керешкән. Фото:og47.ru