Акча өчен ни генә кыланмый адәм баласы! Менә бер ялган гинеколог, ун мең сум акча алу максатында, балагыз карыныгызда үлгән дип, авырлы хатынны алдаган.
Бахыр хатын-кыз бу клиникага консультациягә дип килгән булган, ә гинеколог аның бөтен якты хыялларын юк иткән. Балагыз карыныгызда үлгән, шуңа күрә тиз арада аборт эшләргә кирәк дип үз хезмәтен тәкъдим иткән. Әни буласын зарыгып көткән хатын-кыз баласыннан да, ун мең сум акчасыннан да колак каккан.
Әйткәндәй, әлеге клиника Мәскәү шәһәре уртасында урнашкан һәм анда хатын-кызлар, нигездә, бер сәбәп - йөклелектән котылу өчен килгән. Гинеколог Наталья Столбовская әлеге хезмәтен 10-34 мең сум кысаларында бәяләгән. Тикшерү башлангач, коточкыч факт ачылган: абортлар ясап ятучы Столбовская табибә түгел, ә һөнәре буенча икътисадчы икән!
Бу клиника ике бүлмәдән торган һәм тикшерүчеләр андагы кыйммәтле аппаратураларның, мисал өчен, УЗИ җиһазларының, бутафория, ялган булуын ачыклаган.
Столбовская 4 ел да 6 айга гомум режимдагы колониягә озатылган. Моннан тыш, ул авырлы хатынны алдап аборт ясаганы өчен аңа 215 мең сум акча түләргә тиеш.
Фото: olimp03.ru