Әнисенә язу калдырып югалган кыз табылган.
Мәскәүдә билгеле дизайнер Надежда Славинаның кызы, 12 яшьлек Диана Жулина табылган. Бәхеткә, бала исән. Аның "югалу" сәбәпләре турында дизайнер StarHit басмасына сөйләгән.
Әнисе Дианага аның әтисе үлүе турында әйтмәгән була, әмма картәнисе аңа бу хакта сөйли. Хатын сүзләренә караганда, кыз шул көннән үзенә бикләнә, чөнки әтисен бик яраткан була. Үзенең “үлем алдыннан” калдырган язуында Диана әнисен әтисенең үлеме турында сөйләмәве хакында гаепли.
Кыз кичә югалган иде. Алтынчы дәрестән соң аны картәтисе каршы алырга тиеш була, әмма укучы аңа махсус рәвештә дөрес булмаган вакытны әйтә, ә үзе алдарак чыгып китә.
Диананың сыйныфташы соңрак туганнарына аның кесә телефонын һәм үз-үзенә кул салу нияте турында язган саубуллашу хатын тапшыра. Бүген кызны йорты янәшәсендәге урамда исән-сау килеш тапканнар.