+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 сентябрь 2020, 08:10

“Минем сине җенем сөйми, балам!”

Әни кешенең 10 яшьлек улын такси машинасында кыйнавы видеорегистратор камерасына "эләккән".

Әни кешенең 10 яшьлек улын такси машинасында кыйнавы видеорегистратор камерасына "эләккән".

Кичә, 23 сентябрьдә, Интернетта Курск шәһәрендә такси салонында булган видеоязма таралды. Машинада урнаштырылган видеорегистратор әни кешенең 10 яшьлек улына ямьсез итеп, төрле түбәнсетү сүзләре белән кычкыруын, йодрыгы белән сугуын яздырып алган. “Кайчан үсеп, өйдән чыгып китәрсең инде?! Минем сине җенем сөйми!” – дигән сүзләр белән түбәнсетә. Ә бала нибары документларын өйдә онытып калдырган...

Бу хәл зур шау-шу тудырды. Курск өлкәсендә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Наталья Листопадова социаль челтәрендәге битендә: “Видео шәхсән мине һәм Курск халкын шаккатырды. Моны игътибарсыз калдырырга ярамый”, - дип яза.

Хатынның шәхесе ачыкланган. "Известия" басмасы язуынча, күрше-күләне, танышлары нинди дә булса комментарий бирүдән баш тарта. Шулай да берсе аның хәмер белән мавыгуын, шундый чакларында бик агрессив булуын әйткән.

Үз чиратында, төбәк буенча Тикшерү комитеты да әлеге очрак буенча тикшерү башлаган.

Фото:iz.ru
Читайте нас