“Бүген, “Яшел Русия” көнендә, республикабызның 100 меңнән артык кешесе урман, сквер һәм аллеяларга чыкты. Без барыбыз бергә бүген генә 650 меңнән артык агач һәм үсенте утырттык. Ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанда кешеләр һәм урман хуҗалыклары тарафыннан 32 миллион агач утыртылачак. Шул ук вакытта без менә инде икенче ел урман кискәнгә караганда күбрәк утыртабыз, графиктан 103 процентка алда барабыз. Авыл һәм шәһәрләрдә агачлар гына утырту түгел, батыр бабаларыбыз хөрмәтенә “Геройлар аллеясы”, “Җиңү урманнары” булдырабыз. Иглин районында Максим Петряшов аллеясы барлыкка килде. Бакалыда – Даян Мурзин исемендәге һәм Советлар Союзы Герое Талип Нуркаев хөрмәтенә аллеялар. Кушнаренко районында Фазылҗан Әхмәлетдинов исемендәге аллея булдырылды. Сибайда Советлар Союзы Герое Федор Белов исемендәге скверда “Фронт ахирәтләре аллеясе” утыртылды. Шәһәрләрдә һәм авылларда агачлар шаулап, кешеләрне якын көннәрдә үк шатландыра башласын өчен эре агачлар утыртырга сөйләштек”.