Коронавирус авыруы йоктырган хатынны табиблар ни өчен карамаган?
27 сентябрьдә социаль челтәрләрдә Уфаның 18нче дәваханәсендә төшерелгән коточкыч видео таралды. Кадрларда өлкән яшьтәге пациентка идәндә ята һәм ярдәм сорый, тик аңа беркем дә ярдәмгә килми.
Телефон камерасына булган хәлләрне төшергән палата буенча күршесе сүзләренчә, хатын-кыз идәндә берничә сәгать яткан. Авыру хатынның килене әйтүенчә, бианасы авыр хәлдә булган, ләкин аңа озак вакыт медицина хезмәткәрләре килмәгән.
- Бу вакытта аның температурасы 39,4 иде, ул бөтенләй хәлсезләнде. Ул караватыннан да тора алмады, - ди ул.
18нче шәһәр клиник дәваханәсенең баш табибы Жылдыбай Иржанов мәгълүматы буенча, социаль челтәрләрдә бастырылган видеоролик белән бәйле рәвештә, әлеге дәваханәдә хезмәт тикшерүе узган.
- 2020 елның 25 сентябрендә пациентка өч урынлы палатага озатыла. Калган караватларда инсульттан һәм зур неврологик дефицитлы ике хатын-кыз ята һәм дәвалана. Пациентларның берсе караваттан егылып төшкән, - ди дәваханә хезмәткәрләре. Ә республиканың сәламәтлек саклау министры әлеге хәлдән соң шәфкать туташлары белән инструктаж үткәрүен белдерде. Фото:ufa1.ru