Ырынбур шәһәрендә бик аяныч вакыйга булган: 9 яшьлек кыз өчен теш алдыру үлем белән тәмамланган.
Бу әллә ни катлаулы да булмаган операция вакытында кызның авыз куышлыгында артык булып үскән, башка тешләрен кысрыклап, бала өчен күп уңайсызлыклар тудырган теш алынган.
Кечкенә пациенткага наркоз ясалган. Тешне алгач, бала наркоздан уянмаган, шул көенә үлеп киткән. Табиблар аңа берничек тә ярдәм итә алмаган.
Кызның кара кайгыга баткан әти-әнисе прокуратурага шикаять язган. Тикшерү комитеты хезмәткәрләре стоматология клиникасында фаҗига эзеннән тикшерү эше башлаган.
Кызның мәетен ярып караганнар, тиздән аның үлеменең анык сәбәбе әйтеләчәк.
Фото: midag.ru