Аның ярдәме белән гаиләдә 3 игезәк кыз туган.
Ирландия башкаласы Дублинда яшәүче гаилә Нив һәм Джефф Куинланнар озак еллар бала турында хыялланган. Тик Нивның сәламәтлеге белән булган проблемалар аркасында, биш тапкыр ЭКО ясату да нәтиҗә бирмәгән. Өстәвенә, бик күп акчалар түккән гаилә матди яктан көрчеккә терәлгән.
Шулвакыт Нивның әтисе Майкл Фоли кызының картасына акча күчерә һәм аны үзе теләгәнчә файдаланырга куша. Әлбәттә, оныклар сөясе килгән әти кеше күңеленнән генә Нивның бу сумманы табиблар рөхсәт иткән соңгы ЭКОга куллануын тели.
Хатын нәтиҗәнең барыбер уңышсыз булачагына ышанып, табибларга юл тота. Аллаһы Тәгаләнең кодрате белән нәтиҗәсе һич көтелмәгәнчә килеп чыга. Карынга утыртылган ике эмбрионның берсе бүленә һәм, нәтиҗәдә, Нив сау-сәламәт өч кыз бала таба.
Тик пандемия аркасында бабалары һәм әбиләре оныкларын бик озак күрә алмаган. Бәхетләре өчләтә арткан гаилә күптән түгел сөенечле очрашу мизгелләрен Интернет челтәренә “элгән”.
Фото:ecocenter.by