Автоһәлакәттә вафат булган яшь ирнең кечкенә кызы һәм хатыны калды.
26 сентябрь иртәсендә Бүздәк районындагы М-5 Самара-Уфа-Чиләбе трассасында булган һәлакәтнең нечкәлекләре ачыклады.
Элегрәк билгеле булганча, 23 яшьлек егет "Лада Приора" руле артында зур тизлектә 49 яшьлек ир идарә иткән "Kenworth" автомобиленә барып бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән ашыгыч медицина ярдәме килгәнче, вакыйга урынында үлгән.
Һәлак булган Антоннның хатыны әйтүенчә, ул көнне аның ире яңа машинаны Туймазыга алып кайтып барган булган.
- Ул Уфада машина, "Лада Приора" сатып алды һәм аны өйгә алып кайтырга тиеш иде, - ди Гүзәл.
Ни өчен ул зур йөк машинасына менгән - табышмак булып кала. Хокук сакчылары аның алкоголь яки наркотик чаралар куллануына химик-токсикологик тикшерү билгеләгән. Шулай ук Антонның руль артында йоклап китү очрагы да тикшерелә.
Антонның 4,5 яшьлек кызы һәм хатыны калган. Әтисенең үлгәнен кыз белә инде.
- Кызым белә. Әни, минем әти күктә, ди, - ди Гүзәл.