+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Сентября 2020, 12:09

Отель хакында хурлап язган өчен ике ел төрмә

"Әйткән сүз - аткан ук", диләр бит безнең халыкта. Ә менә язган сүз аннан да хәтәррәк хәзерге заманда. Таиланд отеле эше хакында социаль челтәрләрдә хурлап язган өчен бер туристка ике ел төрмә яный.

"Әйткән сүз - аткан ук", диләр бит безнең халыкта. Ә менә язган сүз аннан да хәтәррәк хәзерге заманда. Таиланд отеле эше хакында социаль челтәрләрдә хурлап язган өчен бер туристка ике ел төрмә яный.

Таиландта мондый очракларда җинаять эше кузгату да каралган икән.
Америка туристы бу илгә баргач, үзенә нәрсәләр ошап бетмәве хакында социаль челтәрләрдә уртаклашкан.
Бу язмасы өчен аны хәзер ике ел төрмә һәм 200 мең бат (Таиланд акчасы) штраф көтә.
Отель хезмәткәрләре Америка туристын биредә яшәү кагыйдәләрен бозуда да гаепли. Ул ресторанга исерткеч эчемлекне үзе белән алып килгән, ә бу анда катгый тыела.
Турист язуынча, отельдә чисталык, пөхтәлек тә һуш китмәле түгел: диварларда артык дымнан күгәрек барлыкка килгән хәтта.
Отель хезмәткәрләренең кунакчыллыгы да тиешле дәрәҗәдә түгел дип зарланган турист.
Таиландта үз артыннан чүп-чар калдыручы кешеләрне дә яратмыйлар икән. Мисал өчен, бер парк вәкилләре чүп-чарны тәртипсез туристлар артыннан посылка белән җибәргән.

Фото: traveltr.ru
Читайте нас