+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 сентябрь 2020, 09:53

Укытучы дәрескә... балта күтәреп килгән

Башлангыч сыйныф укытучысы дәрескә балта күтәреп килеп кергән.

Башлангыч сыйныф укытучысы дәрескә балта күтәреп килеп кергән.

Бу башка сыймас хәл Сахалинда булган.
Оха шәһәрендә укытучы икенче сыйныф укучылары янына балта күтәреп килгән. Балалар моңа бик гаҗәпләнгән. Ә укытучы үзенең бу кылыгын "укыту процессы өчен кирәк иде" дип аңлаткан. Бу көнне укучылар "Балтадан ботка" әкиятен укыган бит.
Тик Мәгариф министрлыгында укытучының гамәлен хупламаганнар. Мәктәп укучылары янына күргәзмә әсбап итеп тә балта алып килергә ярамый, дигәннәр.

Фото: krsk.au.ru
Читайте нас