Ир башың белән шулкадәр түбәнчелеккә бармасаң?!
Уфада яшәүче 38 яшьлек ир Машинистлар урамындагы йортның баскыч мәйданыннан велосипедын урлаулары турында полициягә хәбәр иткән.
6 мең сумлык велосипедка кемнең кул сузуы тиз ачыклана. Полиция хезмәткәрләре шикләнелүченең шәхесен оператив рәвештә ачыклый. Ул 39 яшьлек башкала кешесе булып чыга. Ир урланган велосипедны үз баласына... туган көненә бүләк итәргә ниятләгән.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер ир чыгып китмәү турында подписка астында тора.
Фото:mgazeta.com