+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 октябрь 2020, 10:40

Көзге чакырылышта Башкортстаннан 4 меңнән артык егет армиягә китәчәк

Башкортстан Хәрби комиссариаты агымдагы елның 1 октябреннән гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга кереште.

Башкортстан Хәрби комиссариаты агымдагы елның 1 октябреннән гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга кереште.

Хезмәткә барлыгы 4 меңнән артык егет җибәреләчәк. Шулай ук, яшьләр фәнни ротларга, шул исәптән Эра технополисына җибәреләчәк.

Шул ук вакытта гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру барышында, язгы чакырылыш барышында алынган тәҗрибәне исәпкә алып, коронавирус инфекциясенең Кораллы Көчләргә үтеп керүенә юл куймый торган чаралар үткәреләчәк.

- Республика хәрби комиссариатларында, юлларда һәм хәрби частьләрдә куркыныч инфекциянең таралуын булдырмау буенча профилактика һәм контрольнең барлык чараларын үтәячәкләр. Пунктларга килүчеләрнең температурасы үлчәнәчәк, - дип билгеләп үтте төбәк хәрби комиссар вазыйфасын вакытлыча башкаручы полковник Рәмил Хәйретдинов.

Җыелу пунктына килгән хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да экспресс-тестлар узачак. Моннан тыш, барлык биналар көн саен һаваны зарарсызландыру өчен бактерицид нурландыргычлар кулланып дезинфекцияләнәчәк. Җыелу пунктында призывникларга шәхси гигиена һәм битлек булган махсус контейнерлар биреләчәк.

Респиратор авырулары билгеләре булган егетләр кичекмәстән изоляцияләнәчәк, коронавирус инфекциясе булу-булмауга тест үтәчәк һәм бөтен кирәкле медицина ярдәмен алачак. Чакырылыш агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Агымдагы елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр көзге чакырылыш чорына "Кайнар линияләр" телефоннары:
1. Башкортстан хәрби комиссариатының кабул итү бүлмәсе – 8 (347) 228-02-92;
2. Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге - 8(347) 253-13-48, 228-43-59;
3. Уфа гарнизонының хәрби прокуратурасы - 8(347)250-05-10;
4. Уфа гарнизон хәрби суды - 8(347) 259-14-83;
5. Ашыгыч психологик ярдәм – 8(800)70000-183.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас