+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 октябрь 2020, 07:45

Уфада 18 яшьлек студент кызга һөҗүм иткәннәр

Бу хәл кич җәмәгать транспорты тукталышында була.

Бу хәл кич җәмәгать транспорты тукталышында була.

Кичә кичке сәгать сигезләр тирәсендә 18 яшьлек студент кыз җәмәгать транспорты тукталышында такси көтеп торган була. Кинәт аның янына билгесез кеше килә һәм кызның кулыннан бәясе 12 мең сум булган кесә телефонын тартып алып кача.
Зыян күрүче полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә, алар каракны оператив рәвештә тоткарлый.
Ул элек хөкем ителгән 30 яшьлек уфалы булып чыга. Ир үз гаебен таный, урланган телефонны хуҗасына кире кайтарыла.
"Талау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: avatars.mds.yandex.net
Читайте нас