+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 октябрь 2020, 08:00

Билгеләр куелган, тамгалар ясалган

“Инцидент” системасы Уфаның Затон бистәсендәге балалар сәнгать мәктәбе янындагы территорияне төзекләндерергә ярдәм иткән.

“Инцидент” системасы Уфаның Затон бистәсендәге балалар сәнгать мәктәбе янындагы территорияне төзекләндерергә ярдәм иткән.

Ольга Зотова Уфаның Әдһәм Искуҗин исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә 35 ел укытучы булып эшли. Бу вакыт эчендә мәгариф учреждениесе бик үзгәрә. Быел тәрбияләнүчеләр өчен яңартылган мәктәп үз ишекләрен ача.

Ләкин күңелне кырган нәрсәләр дә бар икән. Укытучылар балалар өчен борчылган. Мәктәп яныннан үткән юлда җәяүлеләр өчен юл билгеләре һәм тамгалар, шулай ук тротуар һәм парковка урыннары булмаган. “Без март аенда ачылган вакытта, беренчедән, асфальтланган юл, парковка, тротуар юк иде. Ата-аналарга балаларны йөртү, утырту бик күп уңайсызлыклар тудырды. Балаларга үзләренә юлны кисеп чыгу авыр, бөтен җир пычрак иде”, — ди Ольга Зотова.
Балаларның хәвефсезлеге өчен куркып, ата-аналар Ленин районы хакимиятенә мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, юлчылар эшкә керешә һәм мәктәп янындагы асфальтны кисә. Аны парковканы алга таба төзекләндерү өчен алып торганнар. Әмма яңгырлар вакытында техниканы туктатырга туры килгән. Нәтиҗәдә, әлеге юл участогы ике атнага баткакка әверелгән. Ком һәм пычрактан йөрүдән туеп, якын-тирә йортларда яшәүчеләр социаль челтәрләргә язган, атап әйткәндә, республика Башлыгы битендә бер пост астында мөрәҗәгать калдырганнар. Бу мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән.
“Радий Хәбировның битенә Затонда Чкалов урамыннан Шмидт урамына кадәр асфальт киселү турында хәбәр килде. Ачыклануынча, ул Әдһәм Искуҗин исемендәге музыка мәктәбе янындагы парковканы җиһазландыру өчен киселгән. Бу урын ремонтланды. Эшләр июльдә башланды һәм сентябрьдә төгәлләнде”, — ди Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте каршындагы халыкның социаль челтәрләргә мөрәҗәгатьләре буенча эшче төркем хезмәткәре Артур Смирнов.
Бу эшкә барлыгы җиде берәмлек техника җәлеп ителгән. Коммуналь хезмәткәрләр бордюр ташлары урнаштырган. Чкалов урамы буенча 110нчы йорттан башлап Шмидт урамындагы 158/2 йортка кадәр участокта яңа асфальт җәелгән. Шулай ук музыка мәктәбе янында парковка урыннары да барлыкка килгән. Бер үк вакытта Союзная урамында чокырлар ремонтланган. Юл билгеләре куелган, юл тамгалары ясалган, җәяүлеләр уңайлылыгы өчен дә тротуар эшләнгән.
Бу эшләрдән укытучылар да, ата-аналар да бик канәгать калган.
Читайте нас