+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 октябрь 2020, 16:40

Башкортстанда үлүчеләр һәм аерылышучылар саны арта

Башкортстанда август аенда халыкның үлем очраклары артуы теркелгән. Росстат мәгълүматларына караганда, 2020 елның җәенең соңгы аенда төбәктә 4 606 кеше үлгән. Бу, узган елның августы белән чагыштырганда, 751 очракка күбрәк.

Сабыйлар үлүендә уңай динамика теркәлгән: 2020 елда – 14, 2019 елда 26 сабый һәлак булган.

Республикада элеккечә үк үлүчеләр саны туучыларга караганда арта бара. Август аенда 526 бала туган.

Җәйнең соңгы ае никах һәм аерылышулар саны белән дә сөендерми. Агымдагы елның август аенда 3 117 пар гаилә корган. Узган ел туйлар 658гә күбрәк булган.

Быел Башкортстанда яшәүчеләр ешрак аерылыша башлаган: узган елның августында 1 308 аерылышу булса, быел - 1 421 кеше. Бу үз-үзеңне изоляцияләү чоры һәм коронавирус пандемиясе белән бәйле дигән фаразлар бар.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас