Октябрьдә һава торышы көзнең икенче аеның дәвамы гадәти булмаганча килергә охшаган.
Безнең климатик полоса өчен октябрьнең икенче яртысында беренче кар явуы һәм төнге салкыннар, һава температурасының нольдән түбәнрәк төшүе нормаль санала. Портал мәгълүматлары буенча (gismeteo.ru) октябрьдә көндез Башкортстанның үзәк районнарында һава 4-11 градуска кадәр җылыначак һәм урамда нибары бер көн +2 градустан салкынрак булачак. Төнлә һава температурасының максималь кыска вакытлы кимүе -1 градус тәшкил итәчәк. Таулы районнарда гына көчле суыклар булырга мөмкин. Айның беренче яртысында - кояшлы, икенче яртысында болытлы булачак. Яңгырлар уртача характерда булачак, көчле җилләр көтелми.
Росгидромет фаразлары буенча, октябрь аенда Русиянең үзәк өлешендә һава торышы уртача күпьеллык күрсәткечләрдән берничә градуска җылырак булачак. Явым-төшем күләме дә гадәттәгедән кимрәк булыр дип көтелә. Метеорологлар мондый һава торышы "сюрпризларын" глобаль җылыну йогынтысы белән бәйли.
Фото: Зөһрә Исламова