+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 октябрь 2020, 18:35

Радий Хәбиров иң яраткан районнарын атады

Бу исемлеккә нинди районнар кергән?

Бу исемлеккә нинди районнар кергән?
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың кайсы районнарын барыннан да күбрәк яратуын сөйләде.
- Сибай минем өчен бик кадерле - төбәк белән җитәкчелек иткән вакытта мин анда инде 10 тапкыр булдым. Бөрҗәннең үз үзенчәлеге. Миңа Бөре ошый – бик үзенчәлекле шәһәр, кызыклы кешеләр. Ишембай районын билгеләп үтәм, мин туган төбәк. Минем фикеремчә, ул бәяләп бетерелмәгән иде, һәм хәзер аңа күбрәк игътибар итәргә тырышам.
Миңа Мишкәдә булу да бик ошый: кызыклы сөйләшү, күңелле кешеләр. Гомумән, мин республикабызны ачык һавадагы этнографик музей дип атыйм. Мин ышанам ки, Русиядә төрле милләтләр күпләп яшәгән башка шундый төбәк юк, - диде ул.
Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, шул ук вакытта күп кенә районнарга билгеле бер нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышып эшләргә кирәк. Ә ул атамаган өч район буенча хәтта аерым үсеш программалары да кабул ителгән.
Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас