Башкортстанда тоткыннарга смарт-сәгатьләр, кесә телефоннары биреп ришвәт алган колония хезмәткәренә хөкем карары чыгарылды.
Салават шәһәрендәге ИК-4 төзәтү колониясенең элекке хезмәткәре алган һәм вазыйфа вәкаләтләрен арттырып җибәрүе өчен хөкем ителгән.
Элекке кече инспекторның 2018 елның апреленнән 2019 елның маена кадәр хөкем ителгәннәргә смарт-сәгатьләр, сим-карталы кесә телефоннары биреп ришвәт алган. Моның өчен аның банк картасына тоткыннарның туганнары акча күчерүе ачыкланган. Узган елның июнь аенда ул колония территориясенә өч кесә телефоны алып керергә маташканда тоткарлана.