Һәркайсыбыз лаеклы хезмәт хакы турында хыяллана. Илебезнең кайсы шәһәрләрендә ул иң югарысы икән, белик әле.
Хезмәт хакы күләме буенча рейтинг төзелгән. Безнең илдә иң югары хезмәт хакы өч шәһәрдә: Мәскәүдә, Көньяк Сахалин һәм Салехардта икән.
2020 елның беренче яртысында иң югары уртача хезмәт хакын илебез башкаласында яшәүчеләр алган. Анда бу күрсәткеч - 103 мең сум.
Рейтингта икенче урынны биләүче Көньяк Сахалинда әлеге сан 97 мең сум тәшкил итә.
Өченче урындагы Салехард шәһәрендә гомер итүчеләрнең уртача хезмәт хакы - 93 мең сум.
Ә менә Сургутта яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы - 77 мең сум, Ханты-Мансискида - 75 мең сум.
Шунысын да билгеләргә кирәк: югары хезмәт хакын нигездә углеводород чыгару тармагында алалар.
Фото: kerch.one