+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 октябрь 2020, 06:38

Машинасы урталай ярылган

Руль артында тиешле таныклык та алмаган 21 яшьлек егет булган.

Руль артында тиешле таныклык та алмаган 21 яшьлек егет булган.

«Вести» каналы хәбәр итүенчә, кичә кич Мордовиянең Саранск шәһәрендә юл һәлакәтендә 21 яшьлек егет үлгән. Аның пассажиры - 21 яшьлек кыз исән калган, аны дәваханәгә озатканнар.

Инсар елгасы аша күпердә фаҗига мизгелен күзәтү камерасы видеога төшереп алган.

Кадрлардан күренгәнчә, "Honda Integra" машинасы водителе идарәсен югалта. Автомобиль шуып китә һәм металл коймага килеп бәрелә. Шуннан соң иномарка уртага өзелә.

Мордовия буенча ЮХХДИ хәбәр итүенчә, авария урынында имгәнгән егет һәлак булган. Аның машина йөртү өчен таныклыгы да булмаган.



Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.



Фото:https://vk.com/club37550126


Читайте нас