Алар арасында 5 яшьлек бала да бар.
Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенә 5 октябрьдә төнлә Уфа районының Лебяжий бистәсендә тынычлык урамында торак йорт януы турында хәбәр килгән.
- Беренче янгын бүлекләре йорт януын ачыклады. Ут тиз вакытта сүндерелде. Урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсе начальнигы һәм сынау янгын лабораториясе чыкты, - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.