+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 октябрь 2020, 13:05

Ютәлләгән өчен тотып кыйнаган

Җитте бит замана: хәзер җәмәгать урынында ялгыш кына да ютәлләргә ярамый. Менә бер ханым ютәлләгән өчен тукмалуга дучар булган.

Җитте бит замана: хәзер җәмәгать урынында ялгыш кына да ютәлләргә ярамый. Менә бер ханым ютәлләгән өчен тукмалуга дучар булган.

Бу шаккатмалы хәл Мәскәү метросында булган. Медицина битлеге кимәгән ханым ютәлләп куйгач, аны бер ир-егет тотып кыйнаган. Моның видеоязмасы социаль челтәрләрдә таралган.
Инцидент «Профсоюзная» станциясендә булган. Платформада янәшә басып торган медицина битлеге кимәгән хатын-кызны ачулы ир-егет башта төртеп киткән, аннары вагонга кергәч, йодрыклары белән ташланган.
Чирдән саклану чараларын күрү кирәк, әлбәттә, тик адәм баласын ютәлләгән өчен тотып кыйнау бернинди кысага да сыймый.
Пандемия башланганнан бирле дөньяда 35 миллион кеше авырган, аларның 24,3 миллионы савыккан, 1 миллионы вафат булган. Безнең илдә 1,2 миллион СOVID-19 белән авыручы теркәлгән.


Фото: novate.ru
Читайте нас