Банк ипотека бирмиме, һич кайгырмагыз!
Русиянең күчемсез милек базарында үзизоляция режимыннан соң яңа тренд үсә башлады.
Элек банклардан ипотека ала алмаган гражданнар фатир сатып алу өчен хәзер кулланучылар кредитларын рәсмиләштерә ала.
Русиялеләр ипотекага алмаш тапкан, һәм экспертлар билгеләп үткәнчә, алар 1-2 миллион сум күләмендә кулланучылар кредитларына гаризалар бирә.
«Икенчел торак базарына ипотека буенча тискәре карарлар кабул иткән кешеләр чыкты, әмма күчемсез милек сатып алу өчен алар кулланучылар кредитлары ала. Моннан тыш, хәзер клиентларга мондый кредитларны тыныч кына хуплыйлар", - дип раслый белгечләр.
"Бүген һәркем диярлек паспорт буенча 500-800 мең сумлык кулланучылар кредитын ала ала. Шул ук вакытта банкларның лояльлеге шәхси малтабарларга да кагыла», — дип йомгаклый экспертлар.
Элегрәк, июль аенда, русиялеләрнең 62 проценты ипотеканы рәсмиләштерү мөмкинлегеннән баш тартуы билгеле булды. 20 процент киләчәктә торак сатып алу өчен кредит алырга мөмкин, 16 проценты аны инде түләгән яисә әле түли.
Фото: sovas.ru